«Мәңгелек кеше. Габдрахман Әпсәләмов»: тарихи кичә-портрет (16+)
Кичәнең икенче өлеше Г.Әпсәләмовның исемен мәңгеләштергән әсәрләр – «Ак чәчәкләр», «Бөркетләр», «Газинур», «Мәңгелек кеше», «Сүнмәс утлар» романнарының язылу тарихына багышланды. Бүгенге көндә дә үзенең тормышчанлыгын һәм үткенлеген югалтмаган «Ак чәчәкләр» романына аерым һәм җентекләбрәк тукталдылар. Язучының романы буенча төшерелгән татарча телесериалда яңгырый торган «Ак чәчәкләр» җырының видеоязмасы күрсәтелде. Чара азагында укучылар Г.Әпсәләмовның патриотлык, романтика белән сугарылган һәм хис-кичерешләргә бай әсәрләре XXI гасырда да актуаль булуы һәм бүген дә татар яки рус телендә укучы китап сөючеләрнең мәхәббәтенен яулавын дәвам итүенә инанды. |